Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без туган телебезне яратабыз

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Илебезнең, шәһәребезнең иминлеге бөтен милләт вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвеннән тора.

Телебезне саклау, югалтмау, төрле милләтләр арасында элемтәләр урнаштыру максатыннан 1нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында төрле чаралар уздырыла.
Ел башында коллективта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына старт бирелде һәм бурычлар куелды.
Үзәк китапханәдә Муса Җәлилнең тууына 115 тулуга багышланган “Муса турында поэма” дигән театральләшкән әдәби кичә уздырылды. Балалар бу кичәдә шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр.
Бөтендөнья дәрәҗәсендә оештырылган “Җәлил укулары” нда да безнең балаларыбыз теләп катнаша. Быел Юнысов Назар Муса Җәлилнең “Ишек төбендә” шигырен инглиз телендә сөйләп, 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Халыкара туган тел көнененә багышлап, “Һәр телнең бар туган иле” чарасы оештырылды.
Шәһәребездә “Чишмә” халыклар Дуслыгы йортында 20 милли җәмгыять эшли. Аларның вәкилләре бакчабызда еш була. Мари җәмгыятеннән килгән кунагыбыз балаларны үз халыкларының гореф-гадәтләре белән таныштырды, үз мәдәниятене һәм тарихы турында сөйләде.
“Энергетик” мәдәният сараенда “Дорогой мира, дружбы и согласия шәһәркүләм уздырылган шигырь бәйгесендә Шәрипов Искәндәр 1 урын, Юнусов Назар 3 урын алды.
Үзәк китапханәдә туган тел көненә багышлап, “Чаллы – дуслар каласы” («Многоликие Челны») төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган VII китапханә фестивалендә Милигареева Амелиябез мари телендә шигырь сөйләп, җырлап тамашачыларны шаккаттырды.
Масленица (май чабу) - славян халыкларының кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен без балалар белән зурлап билгеләп үттек.
"Татар кызы", "Татар малае" шәһәркүләм бәйгеләрендә 5-7 яшьлек, татар телендә иркен сөйләшүче балалар бакчаларында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар катнашты. Шәрипов Искәндәр “Татар малае-2021” титулына лаек булды.
“Огниво“ балалар иҗаты үзәгендә “Яңарыш " халык иҗаты ачык республика конкурсында, Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназиядә оештырылган “Кызыл төлке " татар милли сәнгатенең IV ачык Республика фестиваль-конкурсында катнашып 1 дәрәҗә лауреат исемен алдык.
Балалар белән чит шәһәрләрдә уздырыла торган бәйгеләрдә дә катнашып киләбез. Чебокасарда оештырылган “Мин яратам туган телемне” икенче милли шигырь укучылар бәйгесендә беренче урын яуладык.
Балалар бакчасында талантлы балалар өчен театр түгәрәге эшли. Бу уку елында полилингваль юнәлештә театральләштерелгән “Бәхет туган якта” сәхнә әсәре белән “Сәхнә көзгесе” Республика милли театр фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат һәм “Сәйяр-fest” театр фестивалендә “Сәхнә йолдызы” номинациясендә дипломант булдык.
Туган телебезне саклау һәм үстерү максатыннан без шәһәребезнең күп кенә оешмалары һәм мәдәният үзәкләре белән килешү нигезендә хезмәттәшлек итәбез. Ел дәвамында Шәһәр тарихы музее, Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханә, “Энергетик” мәдәният сарае белән уртак чаралар уздырыла.
Бу уку елында “Энергетик” мәдәният саренда балалар белән “Өлкәннәр көне”, “Әниләр бәйрәме”, Казан арты якташлары очрашуында чыгыш ясадык. Язучыларның , шагыйрьләрнең иҗат кичәләрендә еш катнашабыз.
Апрель аенда үзебезнең балалар бакчасында әти-әниләр белән Г. Тукай туган көненә багышланган “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә уздырдык.
Үзәк китапханәдә “Тукай шигырьләре телемдә” исемле шигъри марафонда безнең балалар бакчасыннан төрле яшь аралыгындагы балалар катнашты.
Киләчәктә дә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына төзелгән план буенча эшлибез. Быел Сабан туе программасын Идел буе халыклары уенары белән тулыландырдык.
Без хезмәтебез белән үзебезнең бердәмлегебезне, илебезнең күпмилләтле икәнлеген, бу илдә менә дигән итеп яши, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклый алуыбызны исбатлыйбыз.

 

Гөлчәчәк Гумирова, тәрбияче,
Илүсә Гамманова, бакча мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар