Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллы гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар

Бүген Тантаналар сараенда (ЗАГС) ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру чарасы узды. Бу көнне 14 Чаллы гаиләсе әлеге сертификатка ия булды.

Гаиләләрне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов бәйрәм белән котладылар һәм сертификат тапшырдылар. 
Искәртеп үтәбез, гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән әлеге программа 2026 елга кадәр озайтылды. 2021 елда беренче балага бирелә торган ана капиталы 483 882 сумны, икенче балага исә (беренче балага алмаган очракта) 639 432 сумны тәшкил итә.   

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: материнский капитал