Бүген Рөстәм Миңнеханов үзенең 63 яшьлеген билгеләп үтә
Яңалыклар тасмасы

Бүген Рөстәм Миңнеханов үзенең 63 яшьлеген билгеләп үтә

Миңнеханов туган көне белән котлаучыларга рәхмәт әйтте

 

«Кадерле дуслар, котлаулар өчен рәхмәт», — диде видеоюлламада республика җитәкчесе, үзен тәбрик иткән кешеләргә яхшылык әйләнеп кайтуын теләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов туган көнен гаиләсе белән бәйрәм итә.

«Традиция буенча бу көнне Рөстәм Нургалиевич гаилә белән үткәрә. Аның өчен туганнары белән үткәрелгән вакыт аеруча кадерле. Ял көне булу сәбәпле, эшлекле очрашулар каралмаган, — дип сөйләде Лилия Галимова.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


100-летие ТАССР

Нет комментариев