Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бибишев исемендәге паркта балалар Әбүгалисина белән сәяхәткә чыкты - ВИДЕО

Бибишев исемендәге Театр паркында "Бала-фест" программасы үткәрелде.

Чаллының Марат Бибишев исемендәге паркында балаларны яклау көне уңаеннан әкият геройлары катнашында бәйрәм чарасы үтте. Су анасы, кәҗә, сарык, җен-пәриләр әллә ни ерактан килмәгән. Алар парк янындагы Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары икән ләбаса. Балалар Әбугалисина белән маҗаралы сәяхәткә дә чыкты, төрле мастер-классларда, уеннарда катнашты.
- Балаларны яклау көне уңаеннан беренче тапкыр паркта шундый шоу үткәрәбез. 10нан артык әкият персонажлары катнаша монда. Алар "Әбугалисина", "Чәчәк күлмәк" һәм башка спектакль геройлары. Әллә ни әзерләнеп тә тормадык, тоттык та чыктык. Балаларга ошый, рәхәтләнеп катнашалар. Болай булгач, киләсе елда да чыгырбыз, - ди театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Уеннарда катнашучыларга баллы бүләкләр дә өләштеләр. Бер сәгатьлек программадан соң балалар таралырга ашыкмады. Диджей куйган музыкага рәхәтләнеп биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев