Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бик сагынсаң әгәр...» – күңелле тамаша

Тормыштан алынган вакыйгаларга, гаилә тормышына багышланган «Бик сагынсаң әгәр...» театральләштерелгән тамаша тамашачылар күңеленә хуш килде.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында чираттагы премьера булды. Тормыштан алынган вакыйгаларга, гаилә тормышына багышланган «Бик сагынсаң әгәр...» театральләштерелгән тамаша тамашачылар күңеленә хуш килде.

Яшь артистлар Руслан Әюпов, Алсу Гыйльманова, Физәлия Габидуллина, Винер Фәйзуллин, Зәринә Шәвәлиева, Марсель Мөсәвиров үзләренә бирелгән рольләрне тормышчан итеп уйнадылар. Бу күңелле җырлы-биюле тамашаны талантлы артист Марсель Мөсәвиров сәхнәгә куйды.

«Спектакль үзем көткәндәгегә караганда да уңышлы чыкты. Мин анда уйнаган артистларга, иҗат төркеменә,  һәрдаим ярдәм иткән театрыбызның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка, башкарма директор Рәсим Хафизовка рәхмәтлемен», – ди ул.

Тамашачылар исә премьераны: «Тормыш авырлыкларын онытып, рәхәтләнеп ял итә торган гармун моңына, җырларга бай, күңелле тамаша», – дип бәяләделәр.

Фотолар театр сайтыннан алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният