Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Рәмис Гыйльметдинов: «Блог алып бару үземне алдау кебек кабул ителә башлады»

Танылган Чаллы блогеры, социаль челтәрләрдә «Дневник татарина» («Татар көндәлеге») исеме астында үз блогын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов «Шәһри Чаллы» журналистына интервью бирде. Аның блог алып баруы очраклы гына хәл түгел икән.

– Элегрәк, ялгыз чагымда, моңсу, күңелсез вакытларым бик күп була иде. Видеолар төшерүем һәм блог алып баруым үземне алдау кебек кабул ителә башлады. Имеш, минем барысы да яхшы, мин кемгәдер кирәк, мине карыйлар... Бәлки шул видеолар аша үземнең күңелемне дә күтәрергә теләгәнмендер... Шуңа социаль челтәрләрдә булган видеоларның кайберләре алдан ук төшерелеп куела, сторислар да шулай ук. Минем үзем генә белә торган база бар: анда видеолар әзер булып тора, аларны урнаштырасы гына кала. Минем өчен инстаграм – ял, кәеф, хобби. Аннары бит яраткан эшең белән шөгыльләнәсең икән, ул эш кебек тә кабул ителми. Мин төп эшемне дә, блогымны да бик яратам, шуңа эшләве дә бик рәхәт! Кешенең стабиль эше булырга тиеш дип саныйм, – дип «тәмләп» сөйли Рәмис.

«Харизматичный татарин» белән тулы интервьюны 7 октябрь, җомга көнне, чыгачак газетада укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев