Боз сараенда ремонт ике-өч ай дәвам итәчәк
Яңалыклар тасмасы

Боз сараенда ремонт ике-өч ай дәвам итәчәк

Аннан соң бирегә спортчылар кайтачак. Объектта янгын системасыннан тыш, кайбер бүлмәләргә дә ремонт ясалачак. Бу турыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Башкарма комитетта сарайның янгын системасының тәртиптә булуын раслаучы барлык документлар да бар. «Әмма бәхәсләргә кермәс өчен, без әлеге спорт объектын ремонтларга булдык», – диде мэр.

Фото: progorodchelny.ru
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев