Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бозлы яңгыр 41 авылда утны өзде, юлда һәлак булучылар бар

Татарстанның алты районында 41 авыл утсыз калган. Бозлы яңгыр һәм көчле җил аркасында Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Балык бистәсе, Питрәч районнарында электр энергиясе тәэминаты өзелгән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлеге. Әлеге авылларда 700 йортта 10 меңнән артык кеше яши. Аларның меңнән артыгы балалар. 12...

Татарстанның алты районында 41 авыл утсыз калган. Бозлы яңгыр һәм көчле җил аркасында Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Балык бистәсе, Питрәч районнарында электр энергиясе тәэминаты өзелгән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлеге. Әлеге авылларда 700 йортта 10 меңнән артык кеше яши. Аларның меңнән артыгы балалар. 12 мәктәп утсыз калган.

Электр белән тәэмин итүне торгызу эшләре алып барыла. Районнарда 126 кеше, 46 берәмлек техник эшли.

Моннан тыш, бозлавык аркасында Казан-Яшел Үзән юлында хәрәкәт тукталган.

Яндекс мәгълүматларына караганда, М7 юлында Дубровкадан Казанга кергәнчегә кадәр машиналар бара алмый. Трассада берничә урында юл казасы булган. Уртача хәрәкәт тизлеге сәгатенә 5 чакрым гына тәшкил итә.

Казан-Чаллы арасында кимендә өч юл казасы булган, корбаннар бар. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренчә, М7 юлында Питрәч районындагы казада биш машина бәрелү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ике кеше бик авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.

Казанда трамвай һәм троллейбус хәрәкәте дә тукталган. Казан кешеләре социаль челтәрләрдә берничә урамда агачлар ауган дип хәбәр итә. Бер кеше һәм бер машина зыян күргән.

Татарстанның гидрометеорология хезмәте мондый һава торышы 21 апрельдә дә дәвам итәчәк дип белдерә. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев