Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Бу кем соң, чыннан да Алибасовмы?.."

Бари Алибасов операциядән соң Интернет челтәренә фото куйган.

Җанатарлары аны танымаган да. Аның хәлләре яхшылардан түгел икән.
Лидия Федосеева-Шукшина белән аерылышканнан соң шоуменның сәламәтлеге белән проблемалары башланды. Ә шушы көннәрдә Бари Алибасов аягын сындырган һәм хирург пычагы астына ятарга мәҗбүр булган. Операция уңышлы үткән, әмма менә Бари Кәрим улының наркоздан соң тышкы кыяфәте генә халыкны бик нык куркыткан.
Хәзер 73 яшьлек Алибасов Калининградның бер клиникасында дәвалана, анда аны улы карый. Артистның улы белдерүенчә, аның хәле яхшылардан түгел. Шулай ук тамашачыларны Алибасовның кулларында күгәргән урыннар куркыткан, алар, мөгаен, уколлар һәм капельницалардан соң барлыкка килгәндер. Дөресен генә әйткәндә, җанатарлар яраткан артистын танымаган да, алар комментарийларда: "Бу кем соң?" - дип яза.
Бернигә дә карамастан, Бари Алибасов оптимизмны югалтмаска тырыша һәм күп шаярта. Улы төшергән видео да ул: "Без әле эшләячәкбез!", - дип язып куйган.

Чыганак:Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев