Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бу көннәрдә Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре белән килде

Милли шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Чиләбе шәһәре башлыгы Наталья Котова белән очрашты. Алар хезмәттәшлек хакында фикер алышты.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, шәһәр башлыгы Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы белән күптәнге дуслыкка ия булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә шәһәр администрациясе һәм иҗтимагый оешма арасында тыгыз хезмәттәшлек дәвам итә.

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова партнерлыкны дәвам итүгә ышанычын белдерде.

Очрашу ахырында ТР Вице-премьеры Чиләбе шәһәре башлыгына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Бүгенге көндә Чиләбедә 60 меңнән артык татар яши. Былтыр октябрь аенда шәһәрдә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Чыганак:татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев