Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Буа районында кешеләр утырган трактор күпердән елгага төшеп киткән

Пассажирлар һәм трактор йөртүче кабинадан чыгып котылырга өлгергән.

Буа районында бер күперне су баскан. Шуннан бара торган тракторга боз бәрелгән һәм транспорт суга төшеп киткән. Бу вакытта трактор эчендә кешеләр булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләде.

Гадәттән тыш хәл 11 мартта көндез булган. Кешеләр утырган трактор су баскан күпердән чыгарга маташкан. Бер мизгелдә трактор туктап калган, аңа зур боз кисәге терәлгән. Шуннан соң техника суга төшеп киткән. Ул капланган, кешеләр су эчендә калган. Бәхеткә, трактор йөртүчесе, бер пассажир судан чыга алган.

Шаһитлар сүзләренчә, кабинада тагын бер кеше булган. Әлегә аның язмышы билгеле түгел.

Гадәттән тыш хәлгә очраган ир-атлар тракторга утырып эшкә бара, алар су баскан күпердән чыгарга җыенган булган, диелә хәбәрдә.

Хәзер урында экстрен хезмәтләр эшли, водолазлар су төбен тикшерә. Махсус техника ярдәмендә тракторны судан чыгару эшләре бара.

 

Фото: Надежда Захарова 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев