Бүген «Җәмигъ» мәчетенең тагын бер гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар
Барлыгы 9 ай урнаштырырга планлаштыралар.
«Җәмигъ» мәчете күзгә күренеп үзгәрә. 21 июльдә аның манараларының берсенә ярымай урнаштырылган иде. Иртәгә, 22 июльдә инде иман йортының тагын бер гөмбәзенә, бу юлы инде иң зурысына, ярымай куячаклар. Әлеге истәлекле чарага шәһәр мэры Наил Мәһдиевның да килүе көтелә.
Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелешен 2017 елда нәкъ менә Чаллы мэры җанландырып җибәрде. Аллаһ йорты иганәчеләр һәм хәйриячеләр хисабына төзелә. Гади халык та акчалата ярдәм итә. Бу максатка Уел Хөсәенов җитәкчелегендә попечительләр советы һәм махсус фонд булдырылды.
Хәзерге вакытта биредә төзелеш эшләрен "АНГ холдинг" компаниясе алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев