Чаллыда 45 пар язылыша
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 45 пар язылыша

Яшьләр арасында матур даталар популяр.

Чаллының тантаналар сараенда бүген 26 февральдә 45 пар тантаналы төстә язылыша. 
ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллыга Маамадыш, Сарман, Әгерҗе, Әлмәт, Азнакай, Тукай районнарында яшәүчеләр еш килә.
Хәтта Казан, Екатеринбург, Нижневартовск, Менделеевск, Түбән Кама, Самара һәм башка шәһәрләрдән килеп гаиләләрен теркәүчеләр дә күп. 
27 февральдә 7 пар, 28 февральдә 14 пар язылыша. 
ЗАГС хезмәткәрләре әйтүенчә, 26.03.2026; 04.04.2026; 26.04.2026;  05.05.2026; 26.05.2026 көннәрендә дә язылушычылар шактый булыр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


загс язылышу РАВИЛӘ Зарипова

Нет комментариев