Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Булатына - Туфан Миңнуллин премиясе

Булат Сәлахов  тормышында тагын бер шатлыклы вакыйга булды

Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык артисты Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Булат Сәлахов  тормышында тагын бер шатлыклы вакыйга булды. 

Аның драматургия өлкәсендәге 30 еллык хезмәте Татарстан Республикасының  мәдәният Министрлыгы hәм Язучылар берлегенең Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премиясе белән бәяләнде. “Мин 30 ел пьесалар язам. 25 ел элек “Җәмилә авылы”  дигән спектаклем Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә уйналды. Аннары “Яр” спектакле театр репертуарында озак еллар барды. Аны да тамашчылар бик яратты. Соңгы эшем -  “Яратылмый калган ярлар” да тамашачлар тарафыннан җылы кабул ителде. Мин үземнең пьесаларым белән өч тапкыр “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңдем. Туфан Миңнуллинның бер юбилеенда аның үзен дә сәхнәдә уйнадым. Халык дәррәү кул чапкан иде. 2012 елда Язучылар берлегенең идарә утырышында Туфан Миңнуллин миңа үзе таныклык тапшырды. Күренекле драматург исемендәге премияне алу – минем өчен шатлыклы вакыйга”, - дип ул безнең белән сөенече белән уртаклашты.  Булат абыйны чын күңелдән мактаулы бүләк белән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев