Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Буран аркасында Чаллыда калган фура йөртүчеләргә кайнар ризык ашатачаклар

Бу хакта оператив матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда М-7 трассасы ябылды. Йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәте чикләнде.

"Постта инспекторлар тора. Алар Уфа һәм Мәскәүгә таба юл тотучы фуралар һәм автобусларны туктатып кире бора. Чаллыга килүчеләрне кертәләр", - диде шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков. 

Алай гына да түгел, аларга ярдәм дә итәчәкләр. Шәһәрнең 3нче мәктәбендә кайнар аш ашату оештырылды. 

"Кайнар ризыкны көндезге сәгать 2дән, Юность переулогы буенча урнашкан 3нче мәктәптә ашатабыз. Кыен хәлдә калган барлык шофёрларны да көтәбез. Шәһәр буйлап үзләрекилә алмасалар, автобус та бүлеп бирергә әзер. Юлда хәрәкәт итүне чикләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак. Сабыр булыгыз. Җиңел машиналар да йөрүчеләргә дә шәһәрдән чыкмыйча торырырга киңәш итәм", - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Кирәк очракта, йөк машиналарын йөртүчеләргә медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев