Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бурычлар барысы да үтәлде

Шәһәр бюджетының керем өлеше 109%ка үтәлеп, планда каралган 11 млрд 578 сум урынына 12 млрд 654 миллион сум акча кергән. Бу хакта Шәһәр Советының быелгы соңгы сессиясендә башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте.

«Бу саннар шәһәр икътисадының ничек эшләвен күрсәтә. Бюджетны үтәү – хезмәт хакының артуы, яңа предприятиеләр ачылу, өстәмә эш урыннары булу күрсәткече ул», – диде мэр. Бюджетка үз керемнәреннән 6 млрд 149 млн сум акча кергән,  өстәмә табыш – 678 млн сум. 2021 елның 11 аенда шәһәр предприятиеләре 66 млрд сум салым түләгәннәр. (Үсеш 80%)
Депутатлар 2021 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы карарны бертавыштан кабул иттеләр. Римма Гыйбадуллинаны контроль хисап палатасының аудиторы итеп расла Мэр замана геройлары – сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә кеше гомерләрен саклап калуда фидакарьләрчә хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдерде дылар. Депутат Илгиз Юнысовны шәһәр төзелеше, инфростурктура үсеше һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия составына керттеләр. 
Мэр киләсе елда башкарылачак эшләргә дә тукталды. 600 урынга исәпләнгән 5нче шәһәр хастаханәсе төзелешенә Чулман проспектында 6 гектардан артык җир бүлеп бирелгән инде. «21нче гасырда тулай торак бинасында хастаханә була алмый. Ул БСМП дәрәҗәсендәге заманача медицина үзәге булырга тиеш», – диде Чаллы башлыгы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе

2
X