Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел 84 ишегалды тәртипкә китерелә

Моңа күпме акча тотыла?

Шәһәрдә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 7 микрорайонда эшләр бара. Бүгенге көндә Автозавод райоынында – 22нче, 52нче; Үзәк районда – 31нче, 45нче һәм 58нче; Комсомол районында 10нчы һәм 15нче бистәләрдә – барлыгы 21 ишегалды төзекләндерелә.

Быел программа буенча Чаллыда барлыгы 84 ишегалды тәртипкә китерелергә тиеш. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов бу максатлар өчен 1,9 млрд сумга якын акча тотылачагын әйтте.

Аның 1,5 млрд сумга якыны –  юллар төзүгә, 190 миллионы – яктыртуга һәм тагын 190 млн сумы урамдагы җиһазларны, мәйданчыклардагы элементларны алмаштыруга китә. «Без машина һәм җәяүлеләр юлларын ремонтлыйбыз, яктырту җайланмаларын яңартабыз, эскәмияләр, чүп савытлары куябыз, заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары ясыйбыз. Эшләр иртә башланды һәм актив рәвештә дәвам итә», – дип белдерде җитәкче.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса безнең ишек алды