Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел фатирларга бәя арта

Татарстанда быел фатир алырга теләүчеләр аның бер квадрат метры өчен хәзергедән 2 мең сумга артыграк түләрләр дип көтелә.

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы быел торак бәясе артачак дип фаразлый. Ил буенча фатирның бер квадрат метры уртача 539 сумга артып, 49 мең булыр дип көтелә. Бәяләр күбесенчә Мәскәүдә һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә артыр, бер квадрат метр 8 меңнән 9,5 меңгә җитәр, бары Бурятиядә генә бераз төшәр дип фаразлана.

Татарстанда быел фатир алырга теләүчеләр аның бер квадрат метры өчен хәзергедән 2 мең сумга артыграк түләрләр дип көтелә. Төзүче компанияләр исә, күңелегезне иркен тотыгыз, бәяләр болай гына түгел, күбрәк артачак дип “сөендерәләр”.

Фото: http://www.spbnovostroyka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев