Быел «Сабантуй гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе кем булыр?
Яңалыклар тасмасы

Быел «Сабантуй гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе кем булыр?

Бәйгенең сайлап алу туры үтте.

"Энергетик" мәдәният сараеның кече залында "Сабантуй гүзәле - 2026" бәйгесенең сайлап алу туры узды. 22 кыз арасыннан жюри 10сын финалга чыгарга лаек дип тапты.

Быел "Сабантуй гүзәле" бәйгесе җиңүчесе исеме өчен түбәндәгеләр көрәшә:

Миләүшә Ихсанова - студент-магистрант; Айгөл Газизҗанова - студент; Аделина Тангаева - студент; Сөмбел Насыйрова - студент; 

Эльвира Миңнегалиева - "КАМАЗ" ГАҖ хезмәткәре; Алинә Гәрәева - студент; Нурия Мөхәммәдиева студент; Самирә Әхмәтова студент.

Фото "Энергетик" мәдәният сараеннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сабунтуй гүзәле

Нет комментариев