Быел Тукай премиясенә кемнәр дәгъва кыла?
Яңалыклар тасмасы

Быел Тукай премиясенә кемнәр дәгъва кыла?

Кандидатлар арасында язучылар, биюче, җырчы, рәссамнар бар.

Рафис Корбанов - «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияте җыентыгы өчен; Раниф Шәрипов - «Җомга», «Бөртек бөртек яктылык» китаплары өчен; Мансур Гыйләҗев - «Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б) өчен; «Казан Тукайга кайткан» спектакле иҗат төркеме - Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов; «Иакинф» балеты иҗат төркеме - Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
Чулпан Закирова - «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичәләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл» «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен; Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен;
Юрий Гвоздь - «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен; Рөстәм Шәмсутов - «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен; Рифкать Якупов - Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклау
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Тукай премиясенә кандидатлар

Нет комментариев