Быел Тукай бүләгенә кем лаек?
Яңалыклар тасмасы

Быел Тукай бүләгенә кем лаек?

Татарстан язучылар берлеге Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә барлыгы биш кандидатны тәкъдим итте.

Алар: Фәүзия Бәйрәмова, Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов.

Язучылар берлеге идарәсе15 кандидатураны караган. Алар арасында Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех.

Исемлеккә кергәннәрнең кайберәүләре икенче һәм өченче мәртәбә бу олы бүләкне алырга тырышып карый. Шуларның берсе Фәүзия Бәйрамова. Ул

2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен шул ук маддә нигезендә тагын 1 елга хөкем ителде..

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


100-летие ТАССР

Нет комментариев