Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйгедә катнашучылар тавыш җыюны гадел башкармый, дип шик белдерделәр

"Шәһри Чаллы" газетасы оештырган "Китап укыйк!" бәйгесе ахырына якынлашты. Тавыш бирү иртәгә, 23 март 12 сәгатьтә тәмамлана.

Хәзерге вакытта 12 катнашучы арасыннан Айдар Нуриев һәм Гөлнара Әхмәтшина алда бара. Аларның икесенең дә җыелган тавыш саны 500дән артып китте. Тик шул уңайдан редакциябезгә шалтыратып, тавыш җыюның гадел баруына шик белдерүчеләр булды.  

Алар фикеренчә, кайбер кешеләр махсус программалар куллана. Кызганычка каршы, безнең техник яктан моны тикшерү мөмкинлегебез юк. Без укучыларыбыз, интернет-кулланучыларыбыз күңелен күтәрү өчен бәйге оештырдык, анда һәркем катнаша алсын өчен мөмкинлекләр булдырдык. Ә менә анда ни рәвешле  катнашу - ул инде һәркемнең намус эше. Һәм тагын шунысын да әйтергә кирәк. Бәйге - ул җитди ярыш түгел, нибары уен, күңел ачу, ял итү ысулы ич. Моны да истә тотсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс