Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бәйрәм» егетләре Хәния Фәрхинең ире янында булдылар

Хәния апа Фәрхи-Биктаһирова турындагы якты истәлекне күңелләребездә мәңге сакларбыз.

Хәния Фәрхи җитәкләгән легендар «Бәйрәм» ансамбле егетләре  шушы көннәрдә мәрхүм җырчының тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров янына кунакка барганнар. Габделхәй абый гадәттәгечә кунакларны сөенеп каршы алган.

«Вакыт барысын да үз урынына куя, әмма без күңелебезгә якын кешеләрнең, ара ераклыгына да карамастан, һәрвакыт янәшәбездә булуы турында уйланмыйбыз. Күп еллар бергә иҗат иткән тугры дустыбыз, яраткан шефыбыз янына кайтып килдек. Кызганычка каршы, элекке вакытларны кире кайтару мөмкин түгел, ләкин матур хатирәләр исән. Авылдагы өегезгә чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең йорт безнең өчен һәрвакыт туган йорт кебек булды һәм шулай булып калачак та.

Эчкерсез сөйләшүләр, үгет-нәсихәтләрегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт. Алда безне планнар һәм зур эшләр көтә. Без алга барабыз, әмма Хәния апа Фәрхи-Биктаһирова турындагы якты истәлекне күңелләребездә мәңге сакларбыз», – дип язган егетләр ансамбльнең инстаграм битендә.

Егетләр бүгенге көндә Иркә белән гастрольләрдә йөриләр. Күптән түгел алар Тәтешледә Хәния Фәрхи музеенда булдылар.  

Фото инстаграмнан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада шоу бизнес ХәнияФәрхи