Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм символын кайда илтеп куярга мөмкин?

Чаллы өчен бу инде традициягә әйләнде

Идел буе экологик компаниясе тере чыршылар җыюны оештыра. Шәһәр халкы үз фатирларын бәйрәмгә бизәп тора,яңадан исә чыршыларны кайда куярга белми газапланалар.

11 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр аларны кабул итү пунктына тапшырып булачак.

Акция Казан һәм Яр Чаллы өчен традициягә әйләнде инде — теләгән һәр кеше Яңа ел бәйрәмнәре символын (чыршы, нарат, пихта, лапник) алып килә һәм аны махсус контейнерга урнаштыра ала. Аннары җыелган агачларны Татарстанның фермер хуҗалыкларына илтәчәкләр, анда алар хайваннар һәм кошлар өчен файдалы итеп  эшкәртәчәкләр.

Ботаклар һәм чыршы тамырлары витаминлы өстәлмә булачак, ә вакланган кәүсәләр –  хайваннар өчен җылы җәймә, шулай ук аларны ягулык сыйфатында кулланачаклар.

Чаллыда кабул итү пункты тәүлек буе 11-нче гыйнвардан 24-нче гыйнварга кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: предприятие АБК янында, 29/63.

Чыганак Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев