Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ата-аналары өчен «Мәктәп туклануы» комбинатына экскурсияләр оештырылачак

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ата-аналарны ризык әзерләү процессы белән таныштырырга кирәклеген ассызыклады.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә  балаларга файдалы ризыклар ашатырга кирәклеген искәртте. Ул сәламәтлек саклау идарәсенә һәм Роспотребнадзорның Чаллы бүлегенә һәр мәгариф учреждениесендә дөрес туклану буенча ата-аналар җыелышлары һәм «Мәктәп туклануы» комбинатына экскурсия оештырырга тәкъдим итте. «Ата-аналарны балаларны дөрес тукландырырга өйрәтергә кирәк. Укучылар аксым, углевод, майларга бай булган ризыклар ашарга тиеш. Чипсы, сникерслар ашап кына булмый. Балага  балык һәм ул яратмаган башка файдалы ризыкларны ашатырга, аны беренче сыйныфтан ук дөрес тукланырга өйрәтергә кирәк», – диде ул.

Мэр фикеренчә, «Мәктәп туклануы» комбинаты бу эшне тиешенчә башкара. Ул ата-аналарны биредә ризык әзерләү процессы белән таныштырырга кирәклеген ассызыклады, график төзеп, комбинатка экскурсияләр оештырырга кушты. Тик бу эш комбинат эшенә тискәре  йогынты ясарга тиеш түгел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф