Чаллы автобус тукталышына йортсыз ир-ат ияләшкән
Халык пычракка, сасы искә зарлана.
“Ишетү үзәге” («Центр слуха”) тукталышы хәзер игътибар үзәгендә. Биредә йортсыз ир-ат ияләшкән. Чаллы халкы пычракка, сасы искә зарланып, социаль челтәрләрдә яза. Тиешле чаралар күрүләрен сорыйлар.
Алар әйтүенчә, әлеге ир-ат җәй буе тукталыш павильонында яшәгән. Кышны да, күрәсең, шунда чыкмакчы. “Әлеге тукталыштан 58, 59, 60 комплекста яшәүчеләр эшкә китә. Ни өчен без көн саен шундый күренешкә тап булырга тиеш? Сукбай ир-ат мэриядә яшәсен”, - дип яза алар социаль челтәрләрдә.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев