Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы автобусларында QR-код белән түләү уңайлымы?

Телефон белән түләүнең уңай һәм тискәре яклары.

Бүгеннән Чаллы автобусларында QR-код буенча түли башладылар. Алар 7, 12, 13 һәм 27 маршрутларны кагыла. Яңа түләү системасы башкарма комитетта расланды. Әлегә ул тест режимында эшли. 

QR-код ярдәмендә түләү өчен пассажирларга телефоннарында «ТР Транспорт картасы» кушымтасын булдырырга кирәк. Анда телефон номеры белән теркәлеп, банк картасы номерларын язу сорала. Автобусларда эленгән QR-кодка телефонны китереп "укытасы" гына кала. Акча автомат рәвештә алына, билеты да - телефонда. Аны автоус йөртүчегә күрсәтергә генә кирәк.

 “Шәһри Чаллы” редакциясе яңа системаның уңай һәм тискәре якларын барларга булды. Без 13 маршрутка утырдык. Кергәндә үк QR-код эленеп тора. Яңа ысул белән түләүчеләр бармы соравына автобус йөртүче:
-    Иртән түләп караучылар булды. Күп түгел. Алары да - яшьләр, - дип җавап кайтарды. 
Пассажир Лидия Резник: 
- Нәрсә дип әйтим инде? Мин социаль карта белән йөрим. Миңа ул кирәкми. Шул яшьләр генә кулланса инде. Безнең ише өлкәннәргә ул уңайлы булмас дип уйлыйм.

“Пассажирские перевозки» ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин үзе дә шундый фикердә. Төймәле телефон белән йөрүчеләргә, өлкән яшьтәге шәһәрдәшләргә заманча система уңайлы булмаячак, ди ул. Ә менә яшьләргә – киресенчә. Кесәдән акча эзләп җәфаланасы юк.  Пассажир һәм автобус йөртүчеләр арасында конфликтлар да азрак булыр дип саный ул. Шунысы бар: автобус йөртүчегә хәзер игътибарлырак булырга кирәк булачак. Чөнки электрон чекны алдап күрсәтүчеләр булырга мөмкин. 

“Бездә пассажирларның 30 проценты акча түләмичә йөрергә ярата. Аеруча яшьләр. Мондый очракта билетның вакытын, акчаның кайчан түләнгәнен җентекләп карарга кирәк була. Хәйләкәрләр хәзер җитәрлек. Ничек кенә алдамыйлар. Юл бәясен шофёрга күчерәм дип, дустына күчерүчеләр бар. Аларны нишләтәсең?! Тотып та булмый, җәзалап та”, - ди Николай Тятюшкин. 

Моннан тыш, QR-код белән түләгәндә 27 сумның 2,5 проценты “Социаль карта” компаниясенә күчерелә. Бу, әлбәттә, эшмәкәр кесәсенә суга. 

“Юл йөрү бәясе – 27 сум. Ташламалы кешеләрне без 20 сумга йөртәбез. Ягулык кыйммәт. Автобусларга һәрчак ремонт сорала. Машина йөртүчеләргә хезмәт хакын түләргә кирәк. Чыгымнар санап бетергесез. Дөресен генә әйткәндә, тарифларны күтәрергә кирәк. Әмма без берни дә эшләтә алмыйбыз”, - ди эшмәкәр Николай Тятюшкин.  

QR-код буенча түләү системасы халыкта киң кулланылыш тапкан очракта, аны башка автобус һәм трамвайларга да кертү планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт