Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы автомеханигы машинаны кышка әзерләү хакында сөйләде

Көннәр салкынайту белән тереклек генә түгел, ә техник чаралар да үзенә аерым игътибар сорый.

«Машинага чыгып утыру белән кузгалып китмә: бераз көтеп тор, сыекчалары, майлары җылынсын. Ташка басылган бу кагыйдәне аеруча көзен һәм кышын исеңнән чыгарма», – дип киңәшен бирә иде еш кына әтием. Әйе, көннәр салкынайту белән тереклек генә түгел, ә техник чаралар да үзенә аерым игътибар сорый шул. Карап, тәрбияләп тормасаң, төзексезлекләрне көт тә тор. Автомобильләргә һәм запас частьларга бәяләр көннән-көн үскән заманда бу мәсьәләгә бармак аша гына карап булмый. Моны истә тотып без, инде 25 елдан артык «тимер артларны» тәрбияләп торучы Валерий Печенкин белән әңгәмә кордык. Нинди киңәшләр бирер икән безгә тәҗрибәле автомеханик ел фасыллары алышкан бу чорда?! 

– Валерий әфәнде, көннәр суыта, кышка да күп калмый. Машинабыз кар-бураннарга, чатнама салкыннарга бирешми юл ярсын өчен нинди әзерлек чаралары күрергә кирәк?

– Автомобильнең нигезе, төп терәге – тәгәрмәчләр, шиналар. Аларның сыйфатлы һәм һава торышына ярашлы булуы зарур. Протекторлары ышкылып, ашалып бетсә, шипалары булмаса, бәхетсезлекне көт тә тор. Шипалар дигәннән, мин үзем шиналарның ябышкаклысына (липучки) өстенлек бирәм. Шәһәр эчендә урта тизлек белән хәрәкәт иткәндә алар ышанычлырак дип әйтер идем. Мондый шиналар юл өстенә тулысынча диярлек «беркеп», сарылып баралар. Бу үзлек үзен аеруча чатнама суык көннәрдә сиздерә. Моны төрле тестлар нәтиҗәсендә дә исбатладылар инде. Әлбәттә, энәле шиналарның да үз өстенлекләре бар. Алар бозлы юлларда үзләрен ышанычлы тота. Кайсыларына өстенлек бирергә – монысын инде һәркем үзе хәл итә. Тик ниндиен генә сайласагыз да, аларның басымын да тикшереп торырга онытмагыз. Һавасы кимегән тәгәрмәч протекторны яба, бу исә юл белән сцеплениене шактый киметә, шуның белән тайгак юлда шуып китү ихтималын арттыра.

– Инде күпләрне кызыксындырган сорау, кышын машинаны җылытуга да тукталыйк әле. Кайбер белгечләр транспорт чарасын кузгалып киткәнче 10-15 минут кабызып торырга кирәк ди, икенче берәүләр моның өчен 2-3 минут кына да җитә дигән фикердә. Янәсе, акрын гына хәрәкәт киткәндә машина тизрәк җылына. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?

– Мин шуны анык беләм – кагыйдәләргә, саннарга каршы барып булмый. Регламент буенча, двигательне 50 градуска кадәр җылытырга кирәк. Бу вакыт аралыгында төрле техник сыекчалар, майлар да нормаль халәтләренә кайта. Ә бу исә бик мөһим, чөнки салкында куерган май двигательнең ышкылучы барлык детальләренә дә барып җитә алмый. Нәтиҗәдә, катлаулы төзексезлекләргә дә юлыгырга була. Май дигәннән, ул да сыйфатлы булырга, машинаның техник иснтрукциясендә язылган күрсәткечләргә җавап бирергә тиеш. 

– Соңгы елларда машинаны җылыту өчен автоодеял дигән махсус җайланмалар да кулланышка керде. Аларның файдасы бармы?

– Бу җайланма хакында күпләр хәбәрдар түгел. Аны кышын капот астына җәяләр. Шул рәвешле ул андагы җылыны саклап тора. Нәтиҗәдә, двигатель артык нык суынырга өлгерми. Машинаны җылыту өчен дә кимрәк вакыт китә. Үзенә күрә бу чыгымнарны киметү чарасы да булып тора. Автоодеялларны махсус материалдан ясыйлар. Шулай да алар белән сак эш итәргә кирәк, кулланыр алдыннан кат-кат куркынычсызлык кагыйдәләрен уку шарт. Бу җайланмадан тыш, кышка керер алдыннан свечаларны да тикшертегез, чөнки алар турыдан-туры двигательне кабындырып җибәрү өчен хезмәт итә. Аларның җәен һәм кышын кулланыла торганнары була. Башка чараларга килгәндә, тәрәзәләрне чистарту сыекчасы турында да онытмагыз. Җәен гади су кулланган булсагыз, ул торбачыкларда катып калачак, аны сиптереп бетереп, антизамерзайка салыгыз. Шунысы да мөһим – запас частьларны, сыекчаларны, бәясенә кызыгып, белер-белмәс, шикле җирләрдән алмагыз. 

– Бәяләр дигәннән, соңгы арада алар йөгәннән ычкынды.

– Әйе. Соңгы араларда запас частьларга бәяләр бик күпкә артты. Аеруча Германиядә җитештерелгәннәренә. Барысына да дөньядагы хәлләр сәбәпче. Белгәнебезчә, кайбер автоҗитештерүчеләр вакытлыча эшен туктатты, кайберләре бөтенләй үк илебездән китте. Нәтиҗәдә, запас частьларга дефицит барлыкка килде. Дефицит әйбер инде ул очсыз булмый. 

– Шуның өчен дә транспорт чараларына хәзер бик игътибарлы булырга кирәк. Шулай бит? 

– Аеруча мин кышын машина юарга яратучыларга шулай дип әйтер идем. Төгәлрәк әйтсәк, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү мойкалары хезмәтеннән файдаланучыларга. Соңгы арада сервиска килүчеләрнең саллы өлешен нәкъ менә алар тәшкил итә. Чөнки андый урыннарда машинаны киптереп булмый. Тулысынча сарыксын өчен транспорт чарасы ябык бинада бер төн торырга тиеш. Юкса, машинага җитди зыян килергә мөмкин. Төрле ярыкларга кереп тулган су тамчылары салкынга чыккач таш кебек каталар. Нәтиҗәдә, алар машинаның буявын чатнаталар, амортизаторлар, ручник, тормоз системасы эшчәнлегендә өзлегүләр барлыкка китерәләр. Ишек-тәрәзәләр ачылмас хәлгә килеп, аларның резин ныгытмалары да өзелергә мөмкин. Бик юасыгыз килә икән инде, яхшы киптерү җайланмалары булган стационар мойкалардан файдаланыгыз.

– Салкын вакытта тәрәзәләргә кагылышлы тагын бер проблемага күзәтелә – аларга еш кына пар утыра. Моннан ничек котылып була?

– Моңа машина эчендәге һава әйләнеше дөрес булмау сәбәпче. Җәен-көзен машинаның ишекләрендә, тупсалар астында, багажник капкачында урнашкан дренаж тишекләр төрле чүп-чар тулып, тыгылырга мөмкин. Бу ярыклар исә машина эченә кергән суны тышка чыгару өчен хезмәт итә. Моны күпләр белми. Әгәр дә инде аларга пычрак тулса, су машина эчендә кала дигән сүз. Нәтиҗәдә һава алмашыну бозыла, салонда дым саклана. Шул сәбәпле тәрәзәләр еш парлана. Шулай ук җәен салон фильтрлары да тузан белән тула. Аны да кышка кергәндә алыштыру ягын карарга кирәк. 

– Әңгәмәбезне йомгаклый төшеп, машина йөртүчеләрнең үзләренә дә хәвеф-хәтәргә юлыкмый йөрер өчен үтемле киңәш биреп китегез әле.

– Шуны онытмагыз: ашыккан – ашка пешкән. Бу кышкы юлның төп кагыйдәсе. Машиналар агымы нинди темпта бара, сез дә шул римтны саклагыз, башкаларга игътибарлы булыгыз. Мин үзем озак еллар Мәскәүдә яшәп кайттым. Анда күпләр машина йөртү этикасын саклыйлар, бер-берсенә урын бирәләр. Бездә исә кешеләр һәрвакыт каядыр ашыга, кабалана, шул рәвешле үзләрен дә, башкаларны да куркыныч астына куя. Шуңа да бер-беребезгә игътибарлы булсак иде.

Илшат Солтанов сөйләште


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина йөртүчеләр