Җиңел машина хуҗасы хастаханәдә.
Тукай районында тагын юл-транспорт һәлакәте булды. 8 ноябрьдә көндезге сәгать 2дә Чаллы – Борды юлында ике машина бәрелеште.
Гаеп - йөк машинасында. Ул төп юлдан баручы «Лада Веста» автомобилен үткәрми. Авария нәтиҗәсендә 39 яшьлек җиңел машина хуҗасы төрле тән җәрәхәтләре ала: башы имгәнә, сул кулы сына. Аны Чаллы хастаханәсенә озаталар.
"МАЗ" машинасының 62 яшьлек хуҗасына зыян килмәгән. Аның Саратов өлкәсеннән булуы билгеле.

Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе бүлеге фотолары
Нет комментариев