Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы дәваханәләрендә амбулатор кардиолог кабинетлары ачылачак

2023 елның 1 гыйнварыннан 126 белгеч республикабызның 86 шифаханәсенә эшкә киләчәк.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстанның һәр дәваханәсендә кардиологик кабинетлар булдырылачак. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абишев хәбәр итте.

Өлкән яшьтәгеләрнең күпчелеге нәкъ менә йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулардан үлә. Дәвалау учреждениеләрендә кардиологлар җитмәү дә моңа бер сәбәп булып тора. 

Мәсьәләне хәл итү максатыннан, Казан дәүләт медицина академиясендә табибларның тәҗрибәсен арттыру курсларында белгечләр әзерли башладылар. Яңа ел башыннан аларның 126сы республикабызның 86 дәваханәсенә эшкә җибәреләчәк. Шул рәвешле барлык татарстанлылар да тиешле кардиологик ярдәмгә өмет итә алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек