Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете колаксыз кала язган

Салкында тән әгъзаларын өшетеп, табибларга мөрәҗәгать итүчеләр шактый.

Чаллыда 18 яшьлек егеткә табиблар ярдәме кирәк булды. Ул салкын көннәрдә, баш киемсез йөреп, колагын өшеткән. Шешеп, бик нык авырткач, хастаханәгә барырга булган. Ярый, вакытында медицина ярдәме күрсәткәннәр. Югыйсә, колагына зыян килер иде ди табиблар. Колакка салкын тидерү нәтиҗәсендә ишетү сәләте кимергә мөмкин. 

3 көн эчендә генә тән әгъзаларын өшетеп шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә 5 кеше мөрәҗәгать  иткән. Бөтенесе дә ир-атлар. Бер кеше колагын өшетсә, калганнары - кул бармакларын.  Табиблар әйтүенчә, түбән һава температурасы шартларында кулларны өшетү өчен кимендә 30 минут җитә. 

Фото globalmedclub.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салкыннар өшетү