Чаллы эшмәкәрен интернет аша алдаганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрен интернет аша алдаганнар

Ул 116 мең сум акчасыннан колак кага.

Чаллыда 57 яшьлек шәхси эшмәкәр кар җыю техникасы сатып алмакчы була. Интернет сайттагы игълан аша ул үзенә кирәкле техниканы таба. Аны-моны уйламый, күрсәтелгән счет буенча 116 мең сум акчасын күчерә. Тик техникасыз да, акчасыз да кала, чөнки сайт ялган булып чыга. Шәһәрдәшебез хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Алар үз чиратында җинаять эше кузгаталар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция суд

Нет комментариев