Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре әби-бабайларны газетага яздырдылар

Чаллы эшмәкәрләре Елена белән Эрнест Гыйзетдиновлар шәһәребезнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларны «Шәһри Чаллы» газетасына яздырдылар.

Игелекле эшмәкәрләр өлкәннәребезне шулай сөендерделәр, анда яшәүчеләрнең күбесе – сугыш чоры балалары. Аларга «Шәһри Чаллы» газетасы елның икенче яртысында алты ай буе даими килеп торачак.

– Рәхәтләнеп укысыннар, хәбәрләрне белеп торсыннар. Без үзебез дә шәһәр газетасы белән гел элемтәдә, анда язылганнарны интернет аша укыйбыз, – диләр ирле-хатынлы Гыйзетдиновлар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев