Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучысы Әлфия Ситдыйкова балалар өчен бүләк әзерләде

Аның «Ай йөгерә» исемле китабы дөнья күрде.

"Ай йөгерә" - танылган язучы Әлфия Ситдыйкованың балалар өчен нәшер ителгән 4нче китабы. Аның өстендә ул бик күп вакыт эшләгән. Китапта 15 шигырь. Һәркайсы үзенчәлекле рәсем белән үрелеп барыла. Балалар аның ярдәмендә шигырь эчтәлеген исендә калдыра, укуы да кызыграк.  

- Рәсемнәрен 2013 елда ук ясатып куйган идем. Аның өстендә Актаныш кызы Ландыш Габидуллина эшләде. Аның рәсемнәре "Серле дөнья" китабымда да урын алды, - ди прозаик, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова. 

Алдагы елларда балалар өчен язучының "Башмаклар", "Серле дөнья", "Кыш бабай җиләкләре" китаплары дөнья күргән иде. 

- Шигырьләрем бик күп, төгәл әйтә дә алмыйм. Шунысы бар: китап чыгару өчен финанслар кирәк, - ди Әлфия Ситдыйкова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап