Чаллы язучылары – җиңүче
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары – җиңүче

Нәрсә бүләк иткәннәр?

Камал театрында «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Җиңүчеләр арасында Чаллы язучысы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева да бар. Аның «Пароль – Юк!» пьесасы кызыксындыру премиясенә лаек дип табылды.

Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев аңа акчалата премия тапшырды. «Пьесамны кайсы театр куяр, әлегә белмим, вакыт күрсәтер», – диде язучы газетабыз хәбәрчесенә.

Айгөл Әхмәтгалиева «Мәйдан - батырлар өчен» конкурсында  да җиңеп  -  беренче, ә Лилия Гыйбадуллина икенче урын алды.

Бу бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2023 елның 15 февралендә Муса Җәлил исемендәге турнирда  булачак.  

Фото Айгөл Әхмәтгалиевадан алынды


шоу тамаша конкурс мәдәният театр

Нет комментариев