Чаллы инспекторы 5 мең сум ришвәт белән тотылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторы 5 мең сум ришвәт белән тотылды

Аңа 3 ай дәвамында төзәтү эшләре каралган. Моннан тыш, хезмәт хакыннан 5 проценты дәүләт хисабына алынып барылачак.

Әлеге хәл М-7 трассасында була. Чаллы ЮХИДИ хезмәткәре юлда иномарканы туктата. Документлар тикшергәндә, машина йөртүчесенең таныклыгы булмавы ачыклана. Эшне зурга җибәрмәү максатыннан, әлеге проблеманы урында ук хәл итергә булалар. ЮХИДИ хезмәткәре  каршы булмый – 5 мең сумга ризалаша. Тик ришвәт алу очрагы бик тиз фаш ителә. 

Суд карары буенча, Чаллы инспекторы “Кече ришвәтчелек” маддәсе буенча гаепле дип табылды. Аңа 3 ай дәвамында төзәтү эшләре каралган. Моннан тыш, хезмәт хакыннан 5 проценты дәүләт хисабына алынып барылачак. Эш урынында да аңа ярты елга сынау куелды. 

Лилия Хәбибҗанова

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ штраф закон

Нет комментариев