Аларга ни булган?
Чаллыда “Арсенал” операциясе бара. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре ату коралларының, сугыш кирәк-яракларының, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне кисәтү өстендә эшлиләр.
Өйләрендә законсыз рәвештә пистолет, мылтыклар саклаучылар вакытында теркәлү үтәргә тиеш, дип искәртә хокук сакчылары. Я булмаса, утлы коралларын полиция бүлегенә тапшыруларын сорый.
Узган тәүлектә генә Чаллыда яшәүче 10 ир-ат ирекле рәвештә пистолетларын хокук сакчыларына тапшырган. Иң өлкәненә 84 яшь. Моны алар утлы коралларның кирәк булмавы белән аңлата. Барлыгы 14 пистолет һәм 26 төрле калибрлы патроннар тапшырганнар.
Нет комментариев