Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көллиятләрендә бюджет урыннар арттырылды

Барлыгы 2206 бюджет урын бар.

9нчы сыйныфны тәмамлаучы егет-кызларның 60 %ы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керергә планлаштыра. 40 %ы 10 сыйныфка күчәчәк. Уку елы тәмамланганда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Саннар әле үзгәрергә мөмкин, ди мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. 

Абитуриентларны кабул итү 20 июньнән башланды. Чаллыда барлыгы 17 урта һөнәри белем бирү учреждениесе бар. Аларның 10сында бушлай укырга мөмкин. Барлыгы 2206 бюджет урын бар. Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, быел аларның санын арттыруга ирешкәннәр.

Бушлай укырга теләүчеләр дә шактый. Күрше шәһәр-районнардан да киләләр. Шуңа күрә конкурста БДИдан тыш, аттестат күрсәткечләре дә исәпкә алына. 

Бүгенге көндә КФУның инженер-икътисад, Чаллы дәүләт педагогика университетының индустриаль-педагогик һәм Чаллы медицина көллиятләренә керү өчен конкурс бара. Бюджет урыннар Чаллы политехник көллиятендә, Техник көллияттә, Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятендә дә бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф