Чаллы көрәшчеләре дөнья чемпионатында катнашачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре дөнья чемпионатында катнашачаклар

28-30 апрельдә Казанда татарча көрәш буенча Россия чемпионаты үтте. Монда да Чаллының «Витязь» спорт комплексы көрәшчеләре үзләрен лаеклы күрсәттеләр.

Бөтенроссия ярышларында Татарстан егетләре беренче урыннарда калдылар.

  

1нче урын – Данил Хәйриев (80 кг)
1нче урын – Радик Сәлахов (130 кг)
1нче урын – Рәнис Гыйләҗетдинов (130+кг)
3нче урын – Ренат Шәйхетдинов (85 кг)

Әйтергә кирәк: Чаллының дүрт көрәшчесе дә Дөнья чемпионатында Россия һәм Татарстан данын яклап чыгачаклар. 

Спортчыларның тренерлары: Илнур Хәйбуллин, Илгиз Шәмсевәлиев, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев