Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре өчен ел уңышлы башланды

Елның зәмһәрир суыклы беренче атнасы Чаллының яшь көрәшчеләре өчен бик уңышлы булып истә калачак. 8 январь көнне Минзәләдә көрәш буенча ачык турнир узды.

 Ул 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында РСФСРның көрәш буенча спорт мастеры Рафаил Бәдриев истәлегенә үткәрелде. Яшь көрәшчеләребез уңышлы чыгыш ясап, командалар арасында лаеклы 2нче урын яулады.

45 килограмм авырлыктагылар арасында Мөхәммәтов Рамазан, 55 килограммлы үлчәүдә Дәүләтбаев Салават 1нче урыннарны алды. 45 килограмм авырлыкта Мәхмүтов Салават 2нче урынны яулады. 

Җиңүчеләребез белән аралашып алыйк әле. Егетләр Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 8нче сыйныфында белем алалар. Шул ук гимназиядә «Витязь» спорт мәктәбенә караган көрәш секциясенә йөриләр.

– Егетләр, атнасына ничә тапкыр шөгыльләнәсез?

Салават:
– Атнасына биш мәртәбә 2шәр сәгать.

– Уңышыгызның сере нәрсәдә икән, әйтегезче?

Рамазан:
– Һәрдаим тренировкаларга йөрүдә, үз өстеңдә эшләүдә, җиңүгә омтылуда, дөрес туклануда.

Салават:
– Даими шөгыльләнүдә һәм куелган максатларга ирешүдә.

– Ә җиңүләрдә бәхетле очракның һәм хезмәтнең өлешен ничегрәк бәялисез?

Рамазан: 
– Бәхетле очрак – 1 процент, үз хезмәтең – 99 процент.

– Хәзерге вакытка көрәш буенча иң зур җиңүегез?

Рамазан:
– 2022 елда Татарстан чемпионы булуым һәм Россиядә 3нче урын яулавым.

Салават:
– 2019 елда Россия буенча 3нче урын алуым.

– Моңа тренерыгызның да зур көче куелгандыр?

Рамазан: Әлбәттә! Илгиз абый Шәмсевәлиев – көрәш буенча югары дәрәҗәле тренер, үз эшенең остасы. 

Салават:
– Тренерыбызның көче бик күп куела. Ул безгә көрәш техникасын һәм алымнарын өйрәтә.

– Яраткан фильмнарыгыз бармы?

Рамазан:
– «Быстрее. Выше. Сильнее». Бу фильмда спортның төп принциплары аермачык күренә. Һәм тагын «Кунг фу панда». Мультфильм гына булса да, аның нигезендә бары үз-үзеңә ышану һәм үз хезмәтең генә сиңа ниндидер нәтиҗә бирә ала дигән фикер ята.

Салават:
– «Движение вверх». Чөнки ул көч һәм характер тәрбияли.

– Егетләр, тагын бер сорау. Буш вакытыгыз булганда нәрсә белән шөгельләнәсез?

Салават һәм Рамазан:
– Футбол уйнарга яратабыз! Җай чыкканда йөгерергә дә чыккалыйбыз әле без.

Айсылу Алиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев