Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы мәрхүм әнисе истәлегенә җыр башкарып, «Ты супер!» тапшыруының ярымфиналына үтте

Музыкаль казанышын Олеся Каланцова үлгән әнисенә багышлый.

Шәһәребезнең 1нче балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Олеся Каланцова Чаллы данын илкүләмендә яклый. Ул НТВ каналында баручы «Ты супер!» шоуының ярымфиналына узды.  Җырчы һәм продюсер Алексей Воробьев аңа хәтта꞉ «Син минем йөрәгемне беренче секундтан ук яуладың!» - дип әйтте.  

Олеся Каланцова «Бусинки» вокал ансамбле һәм «Детство» хорының солисты. Аны музыка укытучылары бик ярата һәм һәръяклап мактый. Олесяның талантлы булуы сәхнәдә дә күренеп тора. Музыка җитәкчесе Юлия Кукаркина꞉ «Олесяга өметләр зурдан. Ул төрле конкурсларда катнашып Гран-прилар яулаган кыз. Вокал белән инде 6нчы ел шөгыльләнә. Ул талантлы бала», - ди.   
 
Юлия Кукаркина әйтүенчә, Олесяны музыка дөньясына әнисе алып килә. Ул аның артист булуын тели. Тик зур сәхнәдә күрә алмыйча, декабрь аенда һәлак була. Табиблар аналыгында яман шеш авыруын табалар. 

«Әнисе аның өчен янып йөрде. Үзе генә тәрбияләде. Озак еллар җыештыручы булып эшләде һәм барлык җыйган акчасын Олесяның иҗатына сарыф итә иде. Соңгы сулышына кадәр кызым, дип яшәде ул. Кызганыч... Олесяга да бик авыр. Үзе генә белә... Музыка беразга гына булса да кайгысын оныттыра, яшәргә көч бирә», - ди тәрбиячеләре.  
 
Олеся Каланцованың әтисе бар. Әмма ул бала тормышы белән кызыксынмый икән. Хәзерге вакытта Олеся апасы белән тора.  Музыкаль казанышын яшь җырчыбыз үлгән әнисенә багышлый.  

«Ты супер!» шоуының ярымфиналы ике атнадан НТВ каналында узачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X