Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы туйда машина отты +видео

«Мин һаман да шок хәлендә әле», – диде «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә Камила.

Чаллы кызы, газетабыз герое Камилә Закирова күптән түгел Башкортстанга блогер Гөлсемнең туена барды.  Кызлар блогер Гүзәл Хөснетдинованың «Ут белән уйнама» проекты кысаларында Дагыстанга сәяхәт вакытында танышып, дуслашканнар. 

Гөлсем дустын үзенең туена да чакырган. Туй сюрпризларга бай булган. Җыр-биюләрдән тыш, анда хәтта кунаклар арасында лотерея уйнатканнар. Төп – приз «Жигули» машинасы.  Машина шәһәрдәшебез Камила Закировага эләккән. «Мин 6 купон сатып алган идем. Бәхетле билет та миндә булып чыкты. Мин һаман да шок хәлендә әле», – диде «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә Камила. 

Камиланың әлеге машина йөртү таныклыгы юк. Әмма ул машина алырга күптәннән хыялланган. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лоторея блогерлар тормышы