Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәп укучылары җәйге каникулларда кайда эшләячәк?

Шәһәрдә барлыгы 3 мең баланы эшкә урнаштырачаклар.

Тиздән җәйге каникуллар. Берәүләр ял сайласа, икенчеләре акча эшләячәк. "Быел Чаллыда 3 меңгә якын мәктәп укучысын эшкә урнаштыру планлаштырыла", - ди мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова. Балаларның күбесе июнь-июль аенда эшләргә теләк белдергән. Аларга тирә-юньне яшелләндерү, мәктәп яны территориясен тәртипкә китерү, спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлау, шәһәр чараларында, реставрациядә һәм обелискларны карауда катнашу кебек эшләр  биреләчәк. Укучылар көненә 2 сәгать эшләячәк. Аларга бер айга 6300 сум вәгъдә итәләр. 

 "Баланы хезмәт аша тәрбияләү - иң яхшы тәрбия. Моны акыллы кешеләр аңлый торгандыр. Балаларны "Камаз", "Кориб", "Татпроф" кебек зур компанияләргә урнаштыру өчен дә шәһәрнең ресурслары бар", - ди мэр Наил Мәһдиев.

Исегезгә төшерәбез, быел балаларга хезмәт хакын түләү өчен шәһәр бюджетыннан 13 млн. 700 мең сум бүленеп бирелә. Республика бюджетыннан - 5 млн. сум. Ул материаль ярдәм буларак тотылачак, ягъни предприятие түләгән хезмәт хакына 2250 сум өстәләчәк. 

Укучы муниципаль булмаган, бюджетка карамаган предприятиедә эшләсә, аның хезмәт хакы 19565 сумны тәшкил итәчәк. Шуңа өстәмә 2250 сум түләнеләчәк. Әмма бу очракта тулы көн эшләргә кирәк була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәшгульлек мәктәп укучылары