Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләрен пошаманга салучыларны җинаять җаваплылыгы көтә

Бәхеткә, шартлаткыч хакындагы хәбәрләр ялган булып чыкты.

25 октябрьдә Чаллының берничә мәктәбендә укучыларны эвакуацияләү хакында хәбәр иткән идек инде. Төгәлрәк әтсәк, социаль челтәрләрдә 1нче, 6нчы, 7нче, 10нчы мәгариф учреждениеләрендә укулар туктатылу хакында яздылар. Нәтиҗәдә, ашыгыч рәвештә укучыларны һәм укытучыларны биналардан чыгардылар, махсус хезмәтләр тикшерүләр уздырдылар. Укучылар урамда өшемәсеннәр өчен, бер төркемен - шәһәр музеена, икенчеләрен  китапханәгә керттеләр. 

Соңрак әлеге вакыйгаларга карата Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков аңлатма да бирде.  Аның сүзләренә караганда, дөрестән дә мәктәпләрдә шарлаткыч урнаштырылган дип хәбәрләр килгән булган. Бәхеткә, аларның барысы да ялган булып чыккан. Якын арада “Терроризм акты хакында ялган хәбәр өчен” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылачак.  

фото: ww.mynamaz.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига