Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэрын халык яратамы?

Олысы-кечесе мэр белән фотога төшәргә ашыкты. «Безнең мэр бик яхшы, шәһәр өчен күп эшли», – ди чаллылылар

Автозавод районының 46/13 йорты ишегалдында күршеләр бәйрәме узды. Биредә яшәүчеләр белән очрашуга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, район башлгы Винер Харисов, «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз комитеты рәисе Илдар Шамилов килгән иде. 

46/13 йортын ишегалдын Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча былтыр төзекләндергәннәр иде. Тулаем алганда бу программа буенча Автозавод районындагы 214 ишегалды тәртипкә китерелергә тиеш. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә. аның яртысы инде танымаслык итеп яңартылган: юллар киңәйтелгән, җәялүлеләр юлы булдырылган, яктыртылган, чүп савытлары урнаштырылган.  Наил Гамбәрович ишегалларын чәчәк композицияләре белән бизәгән кешеләргә рәхмәт әйтте. 

Җырлы-биюле бәйрәм бүләкләргә дә мул булды. «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга сертификатлар тапшырылды. 46нчы бистәнең «Солнечный» территориаль иҗтимагый советы рәисе Наталья Удальцова актив кешеләрне  рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

Биредә яшәүчеләр кунакларга үзләре ясаган эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр. Шунда ук төрле мастер-класслар, балалар өчен уеннар да оештырылды.  Ишегалды һәркемнең күңеленә хуш килде. Олысы-кечесе мэр белән фотога төшәргә ашыкты. «Безнең мэр бик яхшы, шәһәр өчен  күп эшли. Шуңа яратабыз үзен», – ди шәһәрдәшебез Алия Сафина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэр безнең ишегалды