Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры җылылык өчен бурычлыларны тәнкыйтьләде

«Бурыч түләнмәсә, ремонт эшләре дә 100 млн сумга кимрәк булачак», – дип кисәтте ул.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хакимияттә узган киңәшмәдә торак оешмаларының бурычы турында чыгыш ясады.

2023 елның беренче маена апрель ае өчен дә исәпләүләрне кертеп, торак оешмалары ресурслар куйган предприятиеләргә 513,9 млн сум акча түләргә тиеш. Аның 109,6 млн сумы бурыч. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,83 млн сумга кимрәк. 

2022-23 елгы җылыту сезонында актив эшләү нәтиҗәсендә «Ремжилстрой», «ДОМиКо», «Комфортные дома», «Уютный двор», «ПроДом» идарә итү компанияләре нең бурычлары беткән.  
Шулай ук «АНГ», «Бумажник», «Жилкомсервис»,  «Центральный», «Паритет», «Электротехнилар», «Яшьлек ФОН» идарә итү компанияләренең дә бурычлары сизелерлек кимегән. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бурычларын түләмәүчеләрне тәнкыйтьләде. «109 млн сум – җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен зур акча. Материаллар алырга, җылылык челтәрләрен алмаштырырга кирәк. Шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр булмады. Пенсия, хезмәт хакы, пособиеләр тоткарлыксыз бирелә. Кулланылган җылылык энергиясе өчен дә акча вакытында түләнергә тиеш. Җылылык белән тәэмин итүче предприятие дә үз хезмәткәрләренә вакытында хезмәт хакы түләргә, эш өчен материаллар алырга тиеш бит. 

Бурыч түләнмәсә, ремонт эшләре дә 100 млн сумга кимрәк булачак. Аннары кемгә зарланабыз?...  Бу өлкәдә гадел һәм җитди дисциплина булырга тиеш», – дип кисәтте ул. 

Мэр коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп баручы өлкән буын кешеләрен мактады, идарә итү компанияләре җитәкчеләренә  яңа җылылык бирү сезонына  әзерлек барышында бурычны түләтеп бетерү юнәлешендә эшләргә кушты.  
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча жкх торк йорт пенсионерлар