Чаллы мэры Наил Мәһдиев әниләрен югалткан балалар янында булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әниләрен югалткан балалар янында булды

Ул кызларга бүләкләр тапшырды.

Яңа ел алдыннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мөхәммәтовлар гаиләсендә булды. Ул бала тудырганда гомере өзелгән Алена Мөхәммәтованың балаларына даими рәвештә рухи һәм матди ярдәм итә.

Бу юлы Мөхәммәтовлар гаиләсенә ул Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә барды. Эмилия белән Диляраны бәйрәм белән котлап, алар теләгән бүләкләрне тапшырды.

Чәй өстәле артында гаиләнең хәле, кызларның чирекне ничек тәмамлаулары белән кызыксынды.

Кызларны: "Чыршыны матур итеп бизәгәнсез",- дип мактады. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа ел Шәфкатьлелек Бала тапканда үлгән

Нет комментариев