Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Без солдатларыбызны ташламыйбыз»

«Илебезнең хәрби көчләренә Яр Чаллы шәһәреннән» дигән девиз астында кыска гына вакыт эчендә 8 КАМАЗ машинасы азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тулды. Барлыгы 110 тоннадан артык йөк. Бүген йөк машиналары Ростов-на Дону шәһәренә киттеләр.

Бүген Чаллының Сидоровка бистәсеннән гуманитар ярдәм төялгән автоколонна Украина тарафына юл алды. Украинада махсус операциядә катнашып, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче хәрбиләргә ярдәм оештыру шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдиме белән оештырылды. Аның әлеге игелекле эшенә шәһәрнең предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре кушылды. Нәтиҗәдә «Илебезнең хәрби көчләренә Яр Чаллы шәһәреннән» дигән девиз астында кыска гына вакыт эчендә 8 КАМАЗ машинасы азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тулды. Барлыгы 110 тоннадан артык йөк. Бүген йөк машиналары  Ростов-на Дону шәһәренә киттеләр. Гуманитар ярдәмне транспорт копманияләре илтә. 
Игелекле эшкә гадәттәгечә «Чаллы икмәге» АҖ,  С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе, «АКИБАНК» һәм башкалар зур өлеш кертте. 
Чаллы мэры Наил Мәһдиев җыелган ярдәмне үзе тапшырачак. «Бу атнада шәһәр советы депутатлары, эре һәм урта компанияләр җитәкчеләре белән бергә хәрбиләргә кирәкле әйберләрне җыйдык. Чыгышы белән Татарстаннан булган, Үзәк хәрби округы войскалары командующие, генерал-полковник Александр Лапин белән шәхси очрашудан соң, мин ярдәм оештырырга кирәк дигән карарга килдем. Александр Лапин безнең якташыбыз, Россия герое. Без хәрби бурычларын лаеклы үтәүче солдатларга  конкрет гамәлләребез белән ярдәм итәргә тиешбез. Алар – безнең балаларыбыз, улларыбыз, оныкларыбыз», – диде ул. 
– Без азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә, солдатларга ярдәм оештырып, бүген зур һәм кирәкле эш башкарабыз. Бердәмлегебезне гамәлдә күрсәтәбез.  Оборона министрлыгы вәкиле буларак, күбегезне беләм. Бу эшегез өчен барыгызга да рәхмәт», – диде үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшид Ильясов. 

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм Украина махсус операция