Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиевка – 63 яшь

Бүгенге көндә ул чираттагы отпускта.

2015 елдан, Чаллы мэры итеп билгеләнгәннән бирле, гомер бәйрәмен ул һәр елны ял алып якыннары белән үткәрә. Шәһәребез җитәкчесенә 63 яшь тулды. Наил Мәһдиев шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән җитәкче. Аеруча шәһәр юлларын төзекләндерүдә, төзүдә аның өлеше зур. Республика, федераль программаларда катнашып, Чаллыда проспектлар яңартылды, сәнәгать зонасында юллар тәртипкә салынды. 

Чаллыда ел саен яңа мәгариф учреждениеләре, мәдәният объектлары сафка басуда да Наил Мәһдиевның өлеше бәхәссез. Аның “Чаллыда ел саен бер яңа мәктәп төзибез” дигән принцибы бүгенге көнгә кадәр үтәлә. 

Моннан тыш, булган бакчаларны һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү өчен дә акча җәлеп ителә. Шәһәр мохитен үзгәртү, халыкка уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен дә күп көч куела. Парк һәм скверлардан тыш, Чаллы ишегаллары да заманча итеп ясала. 

Туктап калган “Җәмигъ” мәчете төзелешен дә җанландырып җибәрүче ул. Чаллы татар драма театры яңа бинага күчте, “Мастеровые” театры төзелде... Наил Мәһдиев һәр өлкәгә дә игътибар итәргә тырыша. Хәтта быел “Камаз” футбол клубын да үз канаты астына алды – президент итеп сайланды. Бу аның спортны күтәрүдә саллы өлеше. 

Соңгы айларда Наил Мәһдиевның рейтингы аеруча күтәрелештә. Республика күләмендә мобилизацияләүне оештыру буенча Чаллы үрнәк итеп күрсәтелә. Матбугатта, социаль челтәрләрдә Чаллы мэрының егетләрне хәрби операциягә озатканда үз-үзен тотышы, әйткән сүзләре халыкның күңеленә хуш килде. Ул үзенең тәрбиялелек, кешелек сыйфатларын тагын бер кат исбатлады. 

“Шәһри Чаллы” газетасы коллективы Наил Мәһдиевны туган көне белән котлый. Исәнлек-саулык, имин тормыш, башлаган һәр эшендә уңышлар һәм шәһәребезне үстерүдә яңадан-яңа идеяләр теләп кала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэр