Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә талпан кадалган

Ул канэчкеч бөҗәк китереп чыгара торган авыруларның гомер өчен куркыныч булуын әйтте.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе шәһәр мэры Наил Мәһдиев кисәтүеннән башланып китте. Ул талпаннар темасын күтәреп чыкты. Чаллыда зыян күрүчеләр шактый - 206 кеше. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 5,4 тапкырга күбрәк. Мэр шәһәрдәшләрне үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген кайгырту өчен профилактика чараларын үтәргә чакырды. Бер уңайдан, үзенә дә талпан кадалган очракны исенә төшерде. Кан эчүче бөҗәк аңа бакчада эшләгәндә кадалган булган. Мэр әйтүенчә, аңа сәламәтлек саклау хезмәткәрләре ярдәм иткән.

Исегезгә төшерәбез, яз иртә килү сәбәпле, быел талпаннар иртәрәк уянды. Парк, сквер, кеше күп йөри торган урыннарга агу сиптерелде. "Санитар яктан эшкәртелгән урыннарда талпан кадалу очраклары юк. Талпаннар Тукай, Минзәлә, Зәй, Мамадыш районнарыннан, Башкортостаннан ияреп кайта», – ди шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев. 

Талпаннар энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч авыруларга сәбәпче була. Авыру үзәк нерв системасына зыян сала. Кеше инвалид булып калырга, аны паралич сугарга яисә үләргә мөмкин. 

Балага талпан кадалса, эш көннәрендә яшәү урыны буенча поликлиникага, ял көннәрендә Кама балалар медицина үзәгенә мөрәҗәгать  итәргә кирәк. Өлкәннәргә эш көннәрендә үзләренең шифаханәләренә, ял көннәрендә БСМПның травматология бүлегенә килү сорала. 

Урманга, биек үләннәр арасына кергәндә ябык киемнәр киегез. Урманнан чыкканда үзегезне һәм якындагы кешеләрне җентекләп тикшерергә кирәклеген онытмагыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпаннар